Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Индива - Туган авылым | Текст песни

Сиңа атап җырлыйм җырларымны
Моңлы сазым, кояшлы язым.
Синдә туып үскән бер балаң мин,
Синдә туды саф сөю назым.

1.Күл буйларын тагын ямьләндереп
Очып кайтты язын, кыр казы.
Еракларга китсәм сагындыра
Туган авыл, туган җир назы.

Кушымта:
Сиңа атап җырлыйм җырларымны
Моңлы сазым, кояшлы язым.
Синдә туып үскән бер балаң мин,
Синдә туды саф сөю назым.

2.Чишмәләрдән салкын сулар эчсәм
Иреннәрдә кала тәмнәре.
Туган авыл, туган җир булмаса,
Дөньяның да юктыр ямьнәре.

Кушымта:

3.Синдә генә таптым бәхетемне
Читтэн аны эзләп йөрмәдем.
Җирдә ике гомер яшәсәм дә,
Ташламады сине йөрәгем.

Кушымта:

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-