Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Инструментальный ансамбль - Идел буе каеннары | Текст песни

Күпме карасам да, карап туймыйм
Идел буе каеннарына.
Алар, җитәкләшеп, яланаяк
Чыгар төсле Идел ярына.

Мин яратам сезне, кардәшләрне,
Хөрмәт иткән кебек яратам;
Шуңа күрә сезгә багышланган
Йөрәк җырларымны яңартам.

Каеннарның җилдә тирбәлүе
Рәхәт бирә минем күңелгә.
Белмим, күпме туры килер икән
Туган илем буйлап йөрергә...

Баганалы юлдан күз алмыйча,
Моңсуланып тора имәннәр.
Үсмер имәннәрне иркәләргә
Нәзек билле җилләр килгәннәр.

Мин кояшка таба, таңга таба,
Яз түренә таба юл алам;
Гөлләр арасына, үләннәргә,
Үзәннәргә кереп югалам...

Әгәр, сездән аерып, еракларга
Алып китә калса юлларым,
Каен шаулавында ишетермен
Туган җирнең үлмәс җырларын.

Другие названия этого текста
  • Инструментальный ансамбль - Идел буе каеннары (0)
  • Салават - Идел буе каеннары (минус) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • "ИДЕЛЬ" приглашает друзей 022 "ИДЕЛЬ" приглашает друзей 022
    Ансамбль татарской песни «ИДЕЛЬ» начал свой творческий путь в .... ВИА Идель буе каеннары - инструментальная (Электроскрипки) ...