без, өч шәкерт, бер атка утырып, өяз мәдрәсәсеннән авылыбызга кайтырга чыктык. Дөресрәге, Гыйлемдар белән без икәү бер авылга — Чуаркүлгә кайтабыз, ә Бәдретдинне юл өстендәге Ишле авылында калдырып китәргә тиешбез. Тагын шуны да әйтим, безне ялкау гына юыртып алып кайткан күк алаша Гыйлемдарларныкы иде. Без авылда алар белән күрше генә торабыз. Шул сәбәпле Гыйлемдар белән мине алырга бер язын безнең ат килсә, икенче язда алар аты килә торган иде.
Ә Бәдретдин безнең очраклы юлдашыбыз. Дөрес, без мәдрәсәгә бер вакытта җыелабыз, бер вакытта таралабыз, ләкин моңарчы аның белән бергә кайтырга туры килгәне юк иде әле. Бәдретдин кешегә бер дә йөк булырга яратмый иде. Укулар беткәч тә ул базарга килгән авылдашларының берсенә ияреп китә дә бара, яки ялгыз үзе генә утыз чакрымдагы авылына җәяүләп сыптыра торган иде. Бу юлы инде без аны, үзебез сорап дигәндәй, бергәләп кайтырга күндердек.
Бәдретдин безнең мәдрәсәдә иң ярлы шәкерт иде. Аңа авылыннан бернинди дә ярдәм килми иде. Тик Ишледән базарга килүче берәрсе бик сирәк кенә аңа әнисенең киндер чүпрәккә төреп җибәргән тары ипиен яки берәр йомарлам маен кертеп чыга торган иде. Бәдретдин шуны да бик кыенсынып: «Нигә инде бу? Әнкәйгә әйтегез, мин ач түгел, үзеннән өзеп җибәрмәсен!» — дип алып кала иде. Ь.әм шул майны ул ни өчендер без белән чәнчеп ашый иде. Шәкертләр аңардан: «Нигә алай итәсең?» — дип сорасалар, Бәдретдин көлгән булып кына: «Без белән ашагач, озакка җитә ул!» — дип җавап бирә торган иде.
Илдә чыпчык үлми дигәндәй, безнең Бәдретдин дә, бик интегеп, ачка киселеп булса да, укуын әнә шулай алып бара иде. Нәм бик яхшы укый иде ул. Хәер, бу күп сыналган нәрсә: рәхимсез нужада торып укыган ярлы шәкерт гадәттә бик сәләтле булып чыга. Башкача аңа мөмкин дә түгел. Бай шәкерт, әйтик, туң күчән булса да, мәдрәсәдә теләсә күпме ята ала, ә ярлы шәкерт, начар укыдымы, беренче кыштан ук мәдрәсәдән очарга мәҗбүр була... Аннары, ярлы шәкерт бик яхшы укыса гына үзенең матди хәлен дә беркадәр җиңеләйтә ала.
Менә безнең Бәдретдингә дә, ул замандагы тел белән әйтсәк, истикамәтле вә иҗтиһатлы шәкерт булганга күрә, байлар иганәсеннән ара-тирә ярдәм тия иде; начар укучыларның дәресләрен хәзерләшкән өчен дә аңа аз-маз тама иде, хәлфәләргә дә ул булышкалый иде, аннары авыру-сырхауларга догалыклар, Аятел Көрсиләр күчереп тә азрак бакырлар тешергәли иде. Кыскасы, эшсез тормый иде шәкерт. Ләкин эшне дә, ярдәмне дә ул үзе бервакытта да сорап алмый иде. «Мин бит ярлы, миңа ярдәм итү сезнең вазифагыз» дигән әрсез мескенлекне без аның йөзендә беркайчан да күрмәдек.
Табигате белән үк ул, ничек дим, шундый тигез, сабыр холыклы бер егет иде. Ялагайлана да белмәс,
Ирек Баһманов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1