Үпкәләмә көзләргә
Үпкәләмә әле, үпкәләмә
Сагыш сала диеп көзләргә.
Яратканың янәшәңдә булса,
Көзләрнең дә төсе үзгәрә.
Ничек үпкәлим соң сары көзгә?
Минем өчен якын, үз бит ул.
Меңнәр арасыннан эзләп табып,
Сине бүләк иткән көз бит ул.
Үпкәләмә әле, үпкәләмә
Китте диеп сайрар кошлар да.
Авырдыр ул аерылып калсаң,
Кергән чакта салкын кышларга.
Үпкәләмә әле, үпкәләмә
Җәйнең җылылыгын юксынып,
Синең өчен генә, бәгырькәем,
Кайнар кочагым бар, ут кебек!
Алсинә Сәлахова
Ирек Галиев еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2