Җиңүчегә
1.Җиңүчегә диеп аталган
Истәлеккә һәйкәл куелган
Юк аңарда исем – язулар,
Барда – безнең ата–бабалар.
2.Күпме еллар үтте сугыштан,
Күз яшьләре акты ул таштан,
Әзме әллә ялгыз – ятимнәр,
Бу һәйкәлгә башын өйгәннәр.
3.Безнең өчен изге бу урын,
Булмый өзеп халык хәтерен,
Чәчәк тотып килә балалар,
Үз тарихын онытмый алар...
4.Җиңүчегә диеп аталган
Истәлеккә һәйкәл куелган,
Юк аңарда исем – язулар,
Барда – безнең ата–бабалар.
Ирек Галимов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1