Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

ИРЕК + ИРКӘ - Елның соңгы кичендә! Яңа ел | Текст песни

Елның соңгы кичендә

Кабыналар балкып утлар,
Гөрли кала, йөзә йортлар
Нур диңгезе эчендә.
Күңелләр яшәреп уйный,
Зәһәр салкын да туңдырмый
Елның соңгы кичендә.
Качсын сагыш яныбыздан,
Күңел ачыйк моңсу узган
Барлык көннәр өчен дә.
Дөнья тулып шатлык аксын,
Теләкләр ак чәчәк атсын
Елның соңгы кичендә.\3р.

2. Уңга кара,сулга кара –
Бу матурлык,бу тантана,
Дустым, безнең өчен дә.
Яшәү дәрте арта бүген,
Җырлап кына тора күңел
Елның соңгы кичендә
Яхшы кәеф сүрелмәсен
Сөю булып бөреләнсен,
Йөрәкләргә күчсен дә.
Һичкемгә дәгаеп түгел,
Бер хисләнеп алса күңел
Елның соңгы кичендә.\3р.

3. Җем-җем килгән бу ак карлар,
Балкып торган бу урамнар
Калыр минем исемдә.
Елмаялар якты йөзләр,
Көлеп карый барча күзләр
Елның соңгы кичендә
Кышкы сафлык бирсен безгә
Сәламәтлек белән бергә
Яратышу хисен дә.
Үпкәләрне онытыйк без,
Дуслашуга юл тотыйк без
Елның соңгы кичендә.\3р.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-