"Синең янда мин бәхетле"
Мәхәббәтне үлчәп булмый
Үлчәүләр белән,
Саф хисләрне күреп булмый
Чос күзләр белән,
Бары тоеп кына була
Сөю барлыгын,
Бары йөрәк кенә сизә
Аның зурлыгын.
пр:
Син бит минем өчен, җаным,
Бик тә кадерле,
Сиңа булган мәхәббәтем
Зур тау кадәрле.
Синең янда мин үземне
Тоям бәхетле,
Син булганга язмышыма
Мең-мең рәхмәтле.
Мин ышанам сүнми торган
Хисләр барына,
Шул хисләрне кушып бирәм
Сөю җырыма.
Көтеп алдык синең белән
Баллы айларны,
Бергә үткәрергә язсын
Алтын туйларны!
Гөлнара Рәшитова сүзләре,
Музыка: Elvin Grey
22 сентябрь 2015 ел.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1