Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

ИРКӘ - Балакаем. Эльвира Сафина сүзләре, Ләйсән Махмутова көе. | Текст песни

Балакаем

Минем газиз, алтын балакаем,
Еллар үтәр, үсеп җитәрсең.
Әниеңнең җылы кочагыннан,
Бәхет эзләп, очып китәрсең.

Минем кебек син дә, балакаем,
Үз балаңа сөеп багарсың.
Шул изге хис аша әниеңнең
Ничек яратуын аңларсың.

Минем кебек син дә, балакаем,
Йокысыз төннәрне кичәрсең.
Син кечкенә чакта әнекәең
Узган сукмаклардан үтәрсең.

Минем кебек син дә, балакаем,
Балаларың сагынып көтәрсең.
Әнием дә сагынгандыр, диеп,
Хәл белергә кайтып китәрсең.

Минем кебек син дә, балакаем,
“Балам” диеп сөенеп яшәрсең.
“Еллар узган саен ныграк
Яратам” дип миңа дәшәрсең.

Эльвира Сафина

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-