Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Иркә белән Ландыш Нигматжанова - Якын дyc | Текст песни

Дус-ишләр бик күп була ул,
Барысы да яхшы барса.
Янәшәдә кемнәр калыр,
Авырлык килә калса?

Авып барган агачларга
Булышмас төрәү генә.
Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә.

Якын дус янәшә булса,
Кайгы якын килә алмас.
Араларга дошман түгел,
Җил-давыл да керә алмас.

Авып барган агачларга
Булышмас төрәү генә.
Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә.

Авыр мондый заманада
Дуслыкны саклап калу.
Һәркемнең кулыннан килми
Яхшы дус була алу.

Авып барган агачларга
Булышмас төрәү генә.
Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә.

Другие названия этого текста
  • Ландыш Нигматжанова и Иркэ (минусовка) - Якын дус берэу генэ (0)
  • Сирень и Рая*** - Без названия (0)
  • Алия и Зарина - Якын дус берэу генэ (0)
  • Ландыш Нигметжанова и Иркэ - Якын дус (0)
  • Иркэ белан Ландыш - Якын дус берау гена (0)
  • Ландыш Нигметжанова и Ирке - Якын дус (0)
  • Иркә белән Ландыш Нигматжанова - Якын дyc (0)
  • Ландыш Нигматжанова hэм Иркэ - Якын дус берэу генэ (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-