Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Иркә - Әйткән идең | Текст песни

Әйткән идең: “әгәр сөя калсаң
Миннән башка берәр бүтәнне,
Сөй... бары тик миннән яхшыракны,
Сөймә ләкин миннән түбәнне.”

Юлыктым мин, Лулу, бер чәчәккә,
Көтмәгәндә, уйламаганда,
Нәк синдәйгә, синең шикелле,
Әйтерсең лә сиңа дәвамга...
Тормышымның синнән соңгысында
Тапканым юк иде hич кемне.
Нишләргә соң? Бир бер киңәш миңа,
Ул hәр яктан синең шикелле.
Нишләргә соң?- дигән сорау белән
Киләм синең рәсемең каршына.
Үзең булсаң әгәр, мондый уйлар
Киләр идемени башыма.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-