Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Иркә - Хуш мәктәбем | Текст песни

Сау бул инде, сөйгән мәктәбебез.
Рәхмәт Сезгә, абый, апалар.
Кичерегез безне кайчагында,
Эшләгәнгә ялгыш хаталар.

Вакыт җитте, очабыз кошлардай,
Йөрәкләрдә сүнмәс ялкыннар.
Әнкәйләрдәй назлап үз иттегез,
Сез шуңа да бик, бик якыннар.

Без киткәчтен юксынырсыз әле,
Сагынырсыз таныш йөзләрне.
Онытмабыз якты кояш кебек,
Нур сирпегән Сезнең күзләрне.

Энем, сеңелем дигән сүзләрегез,
Назлар булып керде күңелгә.
Акыл җимешләрен өләштегез,
Җитсен диеп бөтен гомергә.

Другие названия этого текста
  • Иркә - Хуш мәктәбем (0)
  • Иркә - Хуш мэктэбем (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 4
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-