Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Иркэ - Балам | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

1) Минем газиз, алтын балакаем,
Еллар үтәр, үсеп җитәрсең.
Әниеңнең җылы кочагыннан,
Бәхет эзләп, очып китәрсең.

Кушымта: Минем кебек син дә, балакаем,
“Балам” диеп сөенеп яшәрсең.
“Еллар үткән саен ныграк
Яратам” дип миңа дәшәрсең.

2) Минем кебек син дә, балакаем,
Йокысыз төннәрне кичәрсең.
Син кечкенә чакта әнекәең
Узган сукмаклардан үтәрсең.

Кушымта: Минем кебек син дә, балакаем,
“Балам” диеп сөенеп яшәрсең.
“Еллар үткән саен ныграк
Яратам” дип миңа дәшәрсең.

3) Минем кебек син дә, балакаем,
Үз балаңа сөеп багарсың.
Шул изге хис аша әниеңнең
Ничек яратуын аңларсың.

Кушымта: Минем кебек син дә, балакаем,
“Балам” диеп сөенеп яшәрсең.
“Еллар үткән саен ныграк
Яратам” дип миңа дәшәрсең.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-