Яңгыр тама җан ярама
Синсез үләм, иркәм, кил яныма
Кил яз булып, назга тулып,
Кил сихри мәхәббәтеңне алып.
Оныт юләр, оныт диләр
Миңа ышанмый барсы көләләр,
Ә мин көтәм, бары түзәм,
Сине күрергә өмет итәм.
Кил яныма язгы җил булып,
Моңлы җыр булып, кил яныма
Кояш нурларына тулып,
Җылылык бүләк ит җаныма
Барсы синең кулыңда,
Син янымда булганда,
Мин иң бәхетле дөньяда.
Мин иң бәхетле дөньяда
Иркәм синсез көнем ямьсез
Сагынудан сулам, йөрәк хәлсез
Җан ярама яңгыр тама
Синсез үләм, иркәм, кил яныма.
Кил яныма язгы җил булып,
Моңлы җыр булып, кил яныма
Кояш нурларына тулып,
Җылылык бүләк ит җаныма
Барсы синең кулыңда,
Син янымда булганда,
Мин иң бәхетле дөньяда.
Иркэ - еще тексты
Другие названия этого текста
- Иркэ - Кил яныма (1)
- Иркэ - Киль яныма (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1