Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Иркэ - Ландыш - Якын дустыма)) | Текст песни

Дус-ишләр бик күп була ул,
Барысы да яхшы барса.
Янәшәдә кемнәр калыр,
Авырлык килә калса?

Авып барган агачларга
Булышмас төрәү генә.
Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә.

Якын дус янәшә булса,
Кайгы якын килә алмас.
Араларга дошман түгел,
Җил-давыл да керә алмас.

Авып барган агачларга
Булышмас төрәү генә.
Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә.

Авыр мондый заманада
Дуслыкны саклап калу.
Һәркемнең кулыннан килми
Яхшы дус була алу.

Авып барган агачларга
Булышмас төрәү генә.
Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә.

Иркэ - Ландыш еще тексты


Другие названия этого текста
  • Иркэ - Ландыш - Якын дустыма)) (0)
  • Иркэ, Ландыш - Якын дус берэу генэ (0)
  • Иркэ, Ландыш Нигматжанова - Якын дус берэу генэ (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1