Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Иркэ - ышан кызым,килер бэхет безгэдэ...) | Текст песни

1: Өйгә кайтам кичке шәхәр буйлап,
Мәшәкатьлэр йөртә,көн озын
Белсәң иде җаным бердәнберем,
Тик син диеп яшим мин, кызым.
Көтәсеңдер мине сагынып син
Әби-бабаң белән авылда,
Кайчан безгә язлар килер икән
Булыр идең һаман янымда.
Припев:
Кояш чыгар эле безгә балкып,
Тик тузәргә кирәк,тузәргә
Ышан,кызым,ышан әниеңә,
Килә әле бәхет безгә дә.(2 раза)
2: Якын итеп ерак юлларны мин
Гел ашкынам кызым янына.
Курешкәндә кайнар яшем тама
Ул көтә бит сусап назыма.
Алҗыкты ул гел әтисен сорап,
Ни дияргә белмим тын калам.
Андый әти кирәк түгел диеп
Ничек әйтим сиңа и, балам?
Припев:
Кояш чыгар эле безгә балкып,
Тик тузәргә кирәк,тузәргә
Ышан,кызым,ышан әниеңә,
Килә әле бәхет безгә дә.(2 раза)

Көтәсеңдер мине сагынып син
Әби-бабаң белән авылда,
Кайчан безгә язлар килер икән?
Булыр идең һаман янымда.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-