Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ирназ - Коткара мәһәббәт...Panda.rec. | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Бар якынлыкта кешеләрнең кадерле мизгел
Аны үтә ике гашыйк калганы мөһим түгел
Йөрәк тоеп мәһәббәт, бу тынлыкта котычкыч
Кушыла кибкән иреннәр онытылмас изге кич
Йөрәкләр эзли мәһәббәт диңгезендә коена
Алар бергә ялан аяк яңгыр тамчысы астында
Безнең карашлар якынрак, бүтән чара юк кебек
Тын гына пышылдый, көчкә сулыш ала сөенеп
Хыяллар бер булып бүлик бергә бу дөньяны
Сөюгә сусаган йөрәкне бәйли аның куллары
Очратып тынсыз калдым, күз алдымда сурәтең
Күңелемне җилкендерә карашың, иреннәрең
Үткәннәрем борчый калмый сине, синеке мине
Аңлавы мине җиңел, кыен холкым түзәрсеңме?
Йөрәктә урын калмады сәбәбен син беләсең
Ярлардан ташып чыга, әллә инде күрмисең?

Соры дөньяны коткара бары тик мәһәббәт
Җылы якларга таба кошлар кабат кага сәбәп
Бер уйламыйча миндә кагар идем, тик кояшым....
Астан өскә җылыта, бу түгелме мәһәббәт?

Ничек кенә булса да аллага шөкер без бергә
Бу юлларга зарур көй, куен дәфтәре шагыйрьгә
Күңел түреннән эндәшәм, тыңлачы йөрәгең белән
Мин бер кемнеке түгел, бары синеке, беләм
Безне очрак таныштырды, Купидон? белмим?
Көнләшә Һәр йолдызга, усаллана тик дәшми
Тынычлангач сырпалана, пышылдый яратам
Шул бер гади сүз ишетеп яшәү мәгънәсен табам
Мин әле белмәгән идем, шулай сөя алганымны
Алтын толымың арасында адашып булганнарны
Кайнар сулышың кузгалтты, яраланган йөрәкне
Сиңа кадәр булганнары, күптән инде кирәкми
Элек күргән төшләремдә хэзер күрәм өннәремдә
Әлдә ышанмыйм күзләргә, әкияттә мин дә
Икебез ике төрле, ошамаганбыз бер дә
Мине кабат өнди сиңа, аңлата алмыйм, нигә?


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-