Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Исламия Гафиатуллина - Ут ялкыны | Текст песни

Кайгы җиле мине синсез итте,
Тирән яра салды җаныма.
Инде ничә еллар үтеп китте,
Сине котеп яшим дөньяда.

Ут ялкыны өзде гомереңне,
Белсәң дә син яшәү кадерен.
Шатланып ла кайтып керүеңне
Юксынамын сине, бәгърем.

Бергә йөргән урамнардан үттем,
Җитәкләшеп үткән юллардан.
Шул вакытка кире китәр идем,
Сине котеп үткән еллардан.

Җилләр чәчләремнән сыйпап үтте,
Уйга чумып йөргән чагымда.
Битләремнән салкын яңгыр үпте,
Син генә юк минем янымда...

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-