Ай исә җил, исә җил,
Кай яклардан исә җил?
Дөбердәтмәде бер, ай, дөбер чак,
Дөбердәтеп килә колын чак.
Җырлап, биеп, уйнап, көлеп,
Үтепкенә бара бит яшь чак.
Түгәрәктәй күлдә чаба-уйный,
Кайда икән аның чуртаны?
Күп илләрдә йөреп күпме күрде,
Шул микән ни илнең Солтаны?
Туган ягым — Башкортостан,
Киңлегеңә ни җитә?
Татар монда, башкорт монда —
Һәркем безне үз итә.
Ай исә җил, исә җил,
Туган якка исә җил!
Борай да гына бер ай карлар яуса,
Боек була болан баласы.
Нужда гына күрми ир булмас ла
Булмас артта баласы!
Агиделкәйләргә сулар салдым
Ак булыкка, гөллән, сазанга.
Егеткенә чактан китсен даның
Уфа белән Казанга!
Туган ягым — Башкортостан,
Киңлегеңә ни җитә?
Татар монда, башкорт монда —
Һәркем безне үз итә.
Ай исә җил, исә җил,
Туган яктан исә җил!
Бала-чага, һәй, карчыга,
Берсен-берсе куып тал чыга.
Ашау-эчеу белән дан таралмый
Тату яшәү белән дан чыга.
Тупыл гына агач, һай, зур булмас,
Тупыл гына үтәр юл булмас,
Кайдагына барсаң берелә кояш,
Татулыкка халык хур булмас.
Туган ягым — Башкортостан,
Киңлегеңә ни җитә?
Татар монда, башкорт монда —
Һәркем безне үз итә.
------------------------------------------------
группа Анвара Нургалиева (http://vk.com/anvarnurgaliev)
Ихлас (Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбаков и Гузәл Әхмәтова) еще тексты
Сейчас смотрят
- Ихлас (Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбаков и Гузәл Әхмәтова) - Башкортостан
- раф сульфус и гейб - На тебя смотрела и не знала.♥
- Jackie-O - Everlasting Summer OST 1
- ♪♫ ... - Мама, я гей, папа, я гей, можете просто промолчать :DDD
- TIMO MAAS feat. BRIAN MOLKO - FIRST DAY - Хиты 2000-2010 http://vk.com/songs2000
- "Ярый" - Словно ветер
- musical explosion - Город солнца
- Cesaria Evora - Tortura
- Андрей Макаревич и Алексей Козлов - В нашу гавань заходили корабли
- Игорь Демарин - Белые Халаты ,вечные солдаты,вы за жизнь простую бьетесь до конца,клятву Гиппократа дали вы когда-то,белые халаты,чистые сердца...
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2