Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Йолдыз Ихсанова - Язмыш (студия Салавата Фатхутдинова) | Текст песни

Һәр кеше доньяда бәхеткә омтыла,
\"Табармын әле\", дип ышана.
Булса да кайвакыт бу кыен мизгелләр,
Өметләр барыбер яхшыда.

Куш-та:
Язмышка ни язган, белми шул берәү дә,
Ни булыр алдагы елларда.
Ышаныч өметләр гомерлек булсыннар
Бәхеткә юнәлгән юлларда.

Кем юлдаш яныңда тормышың юлында?
Ул синең хисләргә лаекмы?
Югалмый мәхәббәт, ышанса йөрәкләр
Сайланган гомерлек ярына.

Кушымта.

Ялгызың булсаң да, кайгыда югалма -
Йөрәк - ул өметкә таяна!
Ышан син һәрвакыт, алдагы көннәрең
Китерер бәхетең алдына.

Йолдыз Ихсанова еще тексты


Другие названия этого текста
  • Лилия Хамитова - Язмышка ни язган (1)
  • Йолдыз Ихсанова - Язмыш (студия Салавата Фатхутдинова) (0)
  • Лилия Хәмитова - Язмышка ни язган (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2