Синең куллар, мине сөя-сөя,
Бишекләргә салган куллар ул.
Соңгы телемнәрен миңа биргән,
Үзе коры калган куллар ул.
Синең куллар керләремне юып,
Тупасланып калган куллар ул.
Утта пешеп, салкыннарда өшеп,
Сөялләнеп беткән куллар ул.
Унбиш яшьлек кызлар кулына да
Алмаштырмам ,әнкәй, кулыңны.
Шул кулларың белән тагын бер кат
Иркәләче, әнкәй, улыңны.
Казан егетләре еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1