Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Казан егетлэре - оныта алмыйм | Текст песни

Авылым урамнары
Илгиз Закиров көе Хәниф Хөснуллин сүзләре

Таллары шаулый җилләрдә,
Көйли күрешү көен.
И минем туган авылым,
И минем туган өем.

Оныта алмыйм, онытмыйм
Авылым урамнарын —
Хәтер булып еракларга
Сузыла торганнарын.

Үз итеп яшәсәм дә мин
Илемнең башка ягын,
Авылымда көтеп тора
Күптәнге балачагым.

Оныта алмыйм, онытмыйм
Авылым урамнарын —
Хәтер булып еракларга
Сузыла торганнарын.

Рәхмәтемне белдерергә
Сүзләрем җитми минем.
Кырларың, урамнарың күк
Күңелең иркен синең.

Оныта алмыйм, онытмыйм
Авылым урамнарын —
Хәтер булып еракларга
Сузыла торганнарын.
__________________________________________
Перевод на русский:

Просторы шумят на ветру
Поет песни встречи.
О, моя родная деревня,
О, мой родной дом.

Не могу забыть, не забуду,
Улицы моей деревни —
Памятью тянущиеся
Вдаль .

Даже если живу в другом месте
Как в родном
В деревне меня ждет
Давнишнее детство.

Не могу забыть, не забуду,
Улицы моей деревни —
Памятью тянущиеся
Вдаль .

Чтобы выразить благодарность
Не хватит слов у меня.
Поля, леса, небеса,
Широка душа твоя.

Не могу забыть, не забуду,
Улицы моей деревни —
Памятью тянущиеся
Вдаль .

Другие названия этого текста
  • Казан егетлэре - Авылым урамнары 2013 (0)
  • Казан егетлэре - Ауылым урамнары (0)
  • Казан егетләре - Авылым урамнары 2013 (0)
  • Казан егетлэре - оныта алмыйм (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-