Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Казан Егетлэре - Сарбиназ | Текст песни

Көн аяз, килә яз,
Чәчәккә күмелеп.
Син дә кил, Сәрвиназ,
Шатлыклы көн кебек.

Кил, иркәм, нур сыман
Балкып кил яныма.
Ягымлы җыр сыман
Рәхәт бир җаныма.

Кичтем мин ут-сулар
Ил тыныч торсын дип.
Күрешүләр, кавышулар
Күңелле булсын дип.

Син килсәң, Сәрвиназ,
Күңелемдә җылы яз.
Шатлыгым, бәхетем зур,
Хәсрәтем, кайгым аз.

Кил, бәгърем, бергәләп
Кырларга чыгарбыз.
Илнең саф һавасын
Иркенләп суларбыз.

Казан Егетлэре еще тексты


Другие названия этого текста
  • Казан Егетлэре - Сарбиназ (0)
  • Казан егетләре - Сәрвиназ (0)
  • Казан Егетлэре - Сарвиназ (0)
  • Шакиров Илхам - Сарбиназ. (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3