Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Казан Егетлэре - Сарман 2016 (татар халык жыры) | Текст песни

Сандугачлар кунып кайда сайрый?—
Сарман буйларында тирәктә шул,
Сарман буйларында тирәктә.
Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем
Үрелеп чәчәк ата йөрәктә.

Сарман буйларыннан үткән чакта
Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын шул,
Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын.
Күзләреңне тутырып карарсыңмы,
Безнең таудан яулык болгарсын.

Сарман буйларында яшел алан,
Печәннәре җитәр бер заман шул,
Печәннәре җитәр бер заман.
Кавышулары, иркәм, бик күңелле,
Әмма аерылышу бик яман.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-