Җырла, җырла дип әйтәсез,
Сезгә нинди җыр кирәк? – 2р
Сезнең өчен җыр җырларга
Сандугач теле кирәк!
Ай җаный, вай җаный,
Сандугач теле кирәк.
Уфа – Казан юлларының
Баганалары чыршы. – 2р.
Башларыңа моңнар төшсә
Сез дә булырсыз җырчы. – 2р.
Безнең урман куе урман,
Карап үтәргә кирәк.-2р
Җыр белмәгән, җыр сөймәгән
Безнең якларда сирәк.-2р
Әй май үтә, май үтә,
Май үтә дә, җәй җитә.-2р
Май үткәнгә кайгырмагыз,
Безнең яшь гомер үтә.-2р.
Казан Егетлэре еще тексты
Другие названия этого текста
- Казан Егетлэре - Ай җаный, вай җаный (3)
- Татарские частушки - Уфа-Казан юлдары- (2)
- Qazan egetläre - Ay canim, way canım (0)
- Уфа - Казан... - - (0)
- Казан Егетлэре - Уфа-Казан юллары (0)
- Казан Егетлэре - Ай җаный, вай җаный(тат) (0)
- Казан егетләре - Уфа Казан юллары (0)
- Казан Егетләре - "Ай җаным, вай җаным" (Татар халык җыры.) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1