Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

казан егетлэре - Чыгарсынмы каршы алырга?.. | Текст песни

Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне,
Җырларыма кушып җырласам?
Каршы төшмәссеңме, йөрәгеңне
Мәхәббәтем белән чорнасам?

Минем белән тормыш сукмагыннан
Риза булырсыңмы үтәргә?
Аерылганда вәгъдә бирерсеңме
Кабат кайтуымны көтәргә?

Ашкынулы йөрәк көтә көн дә
Уртак таңның сызылып атканын.
Яшьлегемне җырга салган чакта
Кушылып җырларсыңмы, аппагым?

Кайткан чакта Сарман буйларына
Яннарыңда мәңге калырга,
Кырык эшең ташлап кырык якка,
Чыгарсыңмы каршы алырга?

Другие названия этого текста
  • Голдания Хэйруллина - Сарман вальсы (0)
  • Заман егетлэре - Чыгарсынмы каршы алырга?.. (0)
  • казан егетлэре - Чыгарсынмы каршы алырга?.. (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
    Нет видео
    -