Туган тел.
Татар халык көе.
Габдулла Тукай сүзләре.
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән.
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта
Ярдәмең берлән синең
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
Әткәм-әнкэмне, ходам!
Другие названия этого текста
- азат галиев - Туган тел! (0)
- САЛАВАТ җыр театры - Туган тел ( Live )( финальный җыр ) ( 21 сезон LIVE ) ( лично сам оцифровывал ) (0)
- Казан Егетляре - Туган тел (0)
- Ин, шэпский ж,ыр! - Туган тел! (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1