Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Камил Әхмәт - Мин авыл баласы | Текст песни

Сагындым чишмәләр суларын,
Иренне өшеткән салкынын.
Мин, авыл баласы, сагындым
Исләрен ю(ы)ртак атының.

Сагындым учаклар ялкынын,
Төннәрен очкынлап алганын.
Мин, авыл баласы, сагындым
Кызларның сөюдән янганын.

Сагындым болыннар печәнен,
Хуш исләр бөркетеп кипкәнен,
Мин, авыл баласы, сагындым
Капкадан әнием көткәнен.

Сагындым кырларның исләрен
Игеннәр өлгергән чагында,
Мин, авыл баласы, кайтамын,
Күңелем авылым ягында.

Другие названия этого текста
  • Ринат Азизов - Мин Авыл баласы новый (1)
  • Караоке - Мин авыл баласы! (Тагын бер биеп жырлыйк эле!!!))) (аранж. Алмаз Ильясов) (0)
  • Камил Әхмәт - Мин авыл баласы (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-