Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Кашапова Резеда - Әнкәй моңы И.Дәүләтшин, Н.Каштанов | Текст песни

Әнкәй моңы
Илфат Дәүләтшин көе Нәкыйп Каштанов сүзләре

Моңланасың, әнкәй, моңланасын…
Киттек шул инде без еракка.
Таратасың, әнкәй, сагышыңны
Кайчак җырлап, кайчак елап та.

Нигә икән газиз әниләргә
Юлдаш була сагыш, моңлану?!
И, әнием, йөзләреңдә синең
Балкып торсын һәрчак елмаю.

Моңланасың, әшәй, моңланасың…
Шатлыгында һаман моң яши.
Синең кебек мин дә айга карыйм —
Ай ямансу, ай да эндәшми.

Нигә икән газиз әниләргә
Юлдаш була сагыш, моңлану?!
И, әнием, йөзләреңдә синең
Балкып торсын һәрчак елмаю.

Моңланасың, әнкәй, моңланасың…
Безне көтеп җырың җырлыйсың.
Җыр шытымы салдың күңелемә —
Тормышымның изге җыры син.

Нигә икән газиз әниләргә
Юлдаш була сагыш, моңлану?!
И, әнием, йөзләреңдә синең
Балкып торсын һәрчак елмаю.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-