Әлли-бәлли итәр ул,
Мәдрәсәгә китәр ул;
Тыршып сабак укыгач,
Галим булып җитәр ул.
Йокла, йокла, йом күзен,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Елап үтә көндезең.
Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син;
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, син, син, син!
Другие названия этого текста
- Ябалак - Бишек җыры (1)
- колыбельная татарская - минус (0)
- Yabalak - Tatar Lullaby - Татарская колыбельная (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2