Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Кристина Павлова - ӘСИР БУЛАМ Венер Фәттахов, Гөлназ Фәхертдинова | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

ӘСИР БУЛАМ

Гөлназ
Фәхертдинова көе

Чәчләреңне сыйпап, назга төрәм,

Үзем чумам синең күзләреңә.

Син пышылдап “сөям” диеп әйтче,

Мин бит мохтаҗ серле сүзләреңә.

Кушымта:

Әсирлеккә төшәм кулларыңа,

Әсир булам татлы иренеңә.

Кулларыңны, татлы иренеңне

Ала күрмә миннән кире генә.

Саташасым килә сүзләреңнән,

Нур җыясым килә күзләреңнән.

Синең белән язга керер идем,

Тартып алчы мине көзләремнән.

Әкиятләр сөйлә, баш әйләнсен,

Назларыңсыз моңсу, кыен монда.

Булчы бүген минем белән назлы,

Йокы килмәс сөю куенында.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-