1.Бала чакта өй артында (G)
Үсәдер иде балан. (Am)
Көзләр җиткән саен шушы (G)
Баланны искә алам. (Am)
К-та:
Бакчаларга йөгреп чыгам, (G)
Әнкәй җыядыр балан. (Am)
\"Әче!\" дия-дия әнкәм (G)
Кулыннан балан кабам. (Am)
2.Көзләр килгәч тәлгәш-тәлгәш
Кызарып пешкән балан.
Хәтирәләр булып балан
Балачак ярында калган.
3.Ничә еллар узган инде
Исемдә тәме хаман.
Иң татлысы булган икән
Әнкәм кулыннан балан.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1