Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ләйсән Мәхмүтова - Сагынам | Текст песни

Синсез яшәү авыр миңа бүген...
Тулмый минем сөю моңнарым...
Җәйге болыннарда ишетелми
Сандугачның дәртле җырлары.

Сагынам...сине сагынам...
Ясаганбыз хаталар.
Юксынам...сине юксынам...
Кайчан кавыштырыр язмышлар?

Ихтыярсыз калып күккә карыйм,
Көнләшәмен парлы кошлардан.
Сине эзли күңелем, һаман көтә
Җылы җәйдән, кырыс кышлардан!

Мин сагынам...сине сагынам...
Ясаганбыз хаталар.
Юксынам...сине юксынам...
Кайчан кавыштырыр язмышлар?

Тормышта ник болай язылган соң?
Ялгыш арты килә ялгышлар...
Сөюгә сусап арган җаннарны
Кайчан кавыштырыр язмышлар?

Мин сагынам...сине сагынам...
Ясаганбыз хаталар.
Юксынам...сине юксынам...
Кайт яныма, сөйгән яр...

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-