үз үземне алдап яшәгәнче,
яшәгәнче йөрәк яндырып,
чынга ашмас юләр хыялларны
мин бүгеннән китэм калдырып.
ник соң әле дөньям төссезләнде,
җуйды күңел җете буяуын.
моңа кадәр мине яктылыкка
әйдәп барган икән хыялым.
инде күңел бераз тынычланыр,
тау төшкәндәй булыр иңемнән,
сөю газабыннан арынырмын,
бу уемнан кире чигенмәм.
яңа көнгә кереп барам менә,
тайпылу юк әйткән сүземнэн.
хыялларым белән саубуллашмыйм,
ерагаям гүя үземнән...
Ландыш Нигматҗанова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1