Дус-ишләр бик күп була ул,
Барысы да яхшы барса.
Янәшәдә кемнәр калыр,
Авырлык килә калса?
Авып барган агачларга
Булышмас төрәү генә.
Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә.
Якын дус янәшә булса,
Кайгы якын килә алмас.
Араларга дошман түгел,
Җил-давыл да керә алмас.
Авып барган агачларга
Булышмас төрәү генә.
Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә.
Авыр мондый заманада
Дуслыкны саклап калу.
Һәркемнең кулыннан килми
Яхшы дус була алу.
Авып барган агачларга
Булышмас төрәү генә.
Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә.
Ландыш Нигматжанова еще тексты
Другие названия этого текста
- Ландыш Нигматжанова - Якын дус (0)
- Ландыш Нигматжанова & Иркэ - Якын дус берэу генэ (0)
- Мы* - Дустым синен очен* (0)
- Курбанова Разалия - Якын дус берэу генэ (0)
- Ландыш Нигматжанова и Иркэ - Якын дус http://vk.com/club18096597 (0)
- Ландыш һәм Иркә - Якын дус берәү генә (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1