Ничек кенә аңлатырга сиңа
Йөрәгемнең сине сайлавын.
Күрмисең дә,карамыйсың миңа,
Башканымы әллә уйлавың.
Ничә мәртәбәләр омтылсам да,
Эндәшергә сиңа оялам.
Урын тапмый йөрим гашый җанга,
Чынга ашсын иде хыялым.
Дустым аша җиткерергә микән,
Йөрәгемдә булган хисләрне.
Юк,алай да әйтә алмыйм икән,
Көлке хәлдә калсам нишләрмен?..
Синең йөрәк үзе аңламаса,
Мәхәббәтем калыр җавапсыз.
Чиксез бәхет бары аңлашуда,
Яратулар булсын газапсыз.
Ландыш Нигматжанова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2