Ни булды, гөл сулды күңелдә,
Мәхәббәт елыйдыр күкләрдә.
Төшләргә әйләнсәңче, газап,
Дөньяны кайгы яулап,
Караңгылык ята җирләрдә...
Булмасак, әгәр һичкайчан бергә,
Ни өчен очраштык, әйтче, нигә?
Әйт, кемнәр өчен бар хыялларым туңды,
Сакламады безне.
Мине эзлә, мине эзлә,
Кояш батып, таң атканда,
Мине эзлә, мине эзлә,
Яңгыр булып сагышларым
Табынырлыр синең эзгә...
Мине эзлә...
Бәхетне сакламасак та түрдә,
Беркайчан булмасак та без бергз,
Син булу җитәр бербөтен гомергә,
Бәхетем синдә минем,
Син яшисең минем күңелдә.
Мине эзлә, мине эзлә,
Кояш батып, таң атканда,
Мине эзлә, мине эзлә,
Яңгыр булып сагышларым
Табынырлыр синең эзгә...
Мине эзлә...
Ландыш Нигметжанова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1