Ни булды?
Гөл сулды күңелдә.
Мәхәббәт елыйдыр күкләрдә...
Төшләргә әйләнсәңче, газап...
Дөньяны кайгы яулап,
Караңгылык ята җирләрдә...
Булмасак әгәр һичкайчан бергә,
Ни өчен очраштык, әйтче, нигә?
Әйт, кемнәр өчен бар хыялларым туңды?
Әйт, нигә күкләр безне сакламады?
Сакламады безне...
Мине эзлә, мине эзлә...
Кояш батып, таң атканда,
Мине эзлә...
Мине эзлә...
Яңгыр булып, сагышларым
Табынырлыр синең эзгә...
Мине эзлә...
Бәхетне сакламасак та түрдә,
Беркайчан булмасак та без бергә,
Син булу җитәр бербөтен гомергә,
Бәхетем минем синдә,
Син яшисең минем күңелдә.
Мине эзлә!
Мине эзлә, мине эзлә...
Кояш батып, таң атканда,
Мине эзлә...
Мине эзлә...
Яңгыр булып, сагышларым
Табынырлыр синең эзгә...
Мине эзлә...
Ландыш Нигъмәтҗәнова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2