Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ландыш Нигъмәтҗәнова - Син бит минем өметем! Мин бит тик сине көттем! Кара әле күзләремә...Син, син минем язмышым. Мин бит синең ... | Текст песни

Кереп чумдым серләреңә
Һәм ышандым сүзләреңә.
Утлар салма йөрәгемә
Һич кенә, һич кенә!
Уйларымда хәзер минем син, син генә!
Күңелем фәкать синдә генә!

Син бит минем өметем!
Мин бит тик сине көттем!
Кара әле күзләремә...
Син, син минем язмышым.
Мин бит синең җанашың.
Өметемне өзмә генә!

Кара әле күзләремә,
Нурлар тарат йөзләремә!
Елмай әле серле генә
Бер генә, бер генә...
Синең нурлы күзләреңдә сер, сер генә.
Сер чишәргә мин кердем менә!

Син бит минем өметем!
Мин бит тик сине көттем!
Кара әле күзләремә...
Син, син минем язмышым.
Мин бит синең җанашың.
Өметемне өзмә генә!

Сузам сиңа кулларымны.
Сөйлим гашыйк булганымны.
Бүләк итәм җырларымны
Тик сиңа, тик сиңа.
Сөюемне җырлап әйтәм мин, мин сиңа.
Ышанам ихлас тыңларыңа!

Син бит минем өметем!
Мин бит тик сине көттем!
Кара әле күзләремә...
Син, син минем язмышым.
Мин бит синең җанашың.
Өметемне өзмә генә!

Ландыш Нигъмәтҗәнова еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-