Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ландыш Нигъматжанова - Горурлык Дигэн Шайтан (Remix) | Текст песни

Юктан гына үпкәләштек,
Сизми калдык үзебез.
Сиздермәскә тырышсак та,
Моңсуланып йөрибез.
Бер карасаң, син дә хаклы,
Мин дә сыман гаепсез .
Араларда нигә һаман
Саклана соң бу томан?

Кем, кем, кем, кем
Беренче адым ясар?
Кем дәшәр икән алдан?
Сүз башларга ирек бирми
Горурлык дигән шайтан.

Тимер ташларны кисәргә
Җитәр булса да көчең,
Ай-һай, күп көч кирәк диләр,
Гафу үтенер өчен.

Кем, кем, кем, кем
Беренче адым ясар?
Кем дәшәр икән алдан?
Сүз башларга ирек бирми
Горурлык дигән шайтан.

Үзем килдем әле сиңа -
Белик дуслык кадерен.
Син дәшкәнне көтәр идем,
Икәү булса гомерем.

Кем, кем, кем, кем
Беренче адым ясар?
Кем дәшәр икән алдан?
Сүз башларга ирек бирми
Горурлык дигән шайтан.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-