Pesni.guru - сайт для Гуру
Песня представлена сообществом "Иң шәп татарча җырлар"
vk.com/TatarchaMusic
Кояш булып мин киләм
Людмила Аланлы сүзләре, Айдар Аглямов көе
1. Көн үтте дип, аптырама –
Теләмәсәк тә, үтә.
Киләсе көн сине, мине
Тагын бәхетле итә.
Кушымта:
Иртәгәсен очрашырбыз,
Кояш булып мин киләм.
Күрешмәдек бүген, диеп,
Хафаланма, үтенәм.
2. Сине беркөн күрми торсам,
Сагынырга өлгерәм.
Күрешкән чакта, куанып,
Яннарына йөгерәм.
Кушымта.
3. Мәхәббәтең чын икәнен
Ерактан да мин сизәм.
Уйларымнан һич китмисең,
Бер чыкмыйсың исемнән.
Кушымта.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1