Үпкәләмә, биргән вәгъдәләрне
Үтәмичә калсам, белерсең.
Дөнья мәшәкатен артык күреп,
Вакыт тапмый кайчак йөрермен
Үткәннәрне салып бизмәннәргә
Нәрсә җитми калды-белермен.
Башкаемны салып иңнәреңә
Гафу үтенергә килермен.
Сары көздә карап калдым
Җылы якка кошлар киткәнен.
Беләм: кабат сине кичерермен,
Авыр сүзләр булса әйткәнең.
Сөю белән гомер кадерлерәк,
Синең белән бергә булганда.
Киңәш сорап кабат сиңа киләм,
Җаным әрнеп, күңелем тулганда.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1