Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Л.Гыймаева - Онытылмый, иркәм, сүзләрең | Текст песни

Өзелгән чәчәкнең моңсу киләчәген
Юк, кирәкми, иркәм, сөйләвең.
Сине генә, бары сине генә
Офыклардан эзли күзләрем.

Төшләремдә бүген сине күрдем,
Ә таңында кабат эзләдем.
Синсез тормыш кояшсыз күк сыман,
Онытылмый, иркәм, сүзләрең.

Кирәк түгел миңа башка берәү,
Син дип тибә ярсу йөрәгем.
Минем җаным син дип кенә сулый,
Мин бар назым сиңа бирәмен.

Бармы бер көн сине уйламаган?!
Сине генә һәрчак көтәмен.
Мин яратам сине, ишетәсеңме?
Шулай диеп тибә йөрәгем.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-