Pesni.guru - сайт для Гуру
Ай-кояш йөзлəре,
Кояшлы көзлəре...
Кавышкан, табышкан
Пар былбыл үзлəре.
Кушымта:
Карлыгачкаем ла,
Сандугачкаем ла;
Сайратыр, ай, матур
Яр булгач янында.
Талчыбык биллəре,
Бал кебек теллəре;
Гөрлəшкəн, серлəшкəн
Пар былбыл үзлəре.
Кушымта:
Əйдер генəем,
Бəйдер генəем,
Юл булмый, туй булмый
Телəклəр телəми.
Бер генə дигəне —
Юктыр ла тиңнəре...
Уң, булсын, гел булсын
Бəхетле көннəре.
Аллары, гөлләре,
Гөлбакча илләре.
Уң булсын, гөл булсын,
Бер булсын серләре.
Икəү бергə утыргансыз,
Бергə булсын уегыз;
Икегез дə пар килгəнсез,
Котлы булсын туегыз.
Другие названия этого текста
- Лейсан Сөнгатова - Туй җыры (1)
- Свадебные песни Лейсан Сөнгатова - Туй җыры (1)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1