1. Мәхәббәтнең борма сукмаклары
Кисештеләр алтын көзләрдә,
Сөю очкыннары кабындылар
Синең күздә, минем күзләрдә.
Куш-та: Без мәңгегә бергә, Фирдүсем, дип
Әйтеп сиңа сузам кулларым.
Мәңге-мәңге бергә, Рамиләкәй,
Үтик икәү тормыш юлларын.
2. Ягымлы яз безне кавыштырды,
Бүген менә кызыл туебыз.
Күңелләрдә саф мәхәббәт хисе,
Бердәй ага бөтен уебыз.
Куш-та: Без мәңгегә бергә, Фирдүсем, дип
Әйтеп сиңа сузам кулларым.
Мәңге-мәңге бергә, Рамиләкәй,
Үтик икәү тормыш юлларын.
3. Егет: Тормыш куйган төрле сынаулардан
Мәхәббәтне мәңге яклармын.
Кыз: Саф хисемне тузан кундырмыйча,
Энҗе бөртегедәй саклармын.
Куш-та: Без мәңгегә бергә, Фирдүсем, дип
Әйтеп сиңа сузам кулларым.
Мәңге-мәңге бергә, Рамиләкәй,
Үтик икәү тормыш юлларын
Лейсан Хайруллина, Рамил Ильясов. Шайдуллин Рустем сузлэре Рамил Ильясов музыкасы еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1