Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Лена Борханова - Кукмара (Татар халык җыры) | Текст песни

Каршы ала, озатып кала
Поездларны Кукмара.
Поездлар ерак китсә дә,
Ерагаймасын ара.

Их, Кукмара, Кукмара,
Ерагаймасын ара.
Сагынырсың, саргаерсың,
Читләргә китеп кара.

Ярсып поездлар узганда
Тетрәп кала таулары.
Җәйге таңда үзәкне өзә
Сандугач сайраулары.

Их, Кукмара, Кукмара,
Ерагаймасын ара.
Сагынырсың, саргаерсың,
Читләргә китеп кара.

Туган җирнең бик күңелле
Бер төбәге Кукмара.
Кукмара кешеләренең
Эшләре гөрләп бара.

Их, Кукмара, Кукмара,
Ерагаймасын ара.
Сагынырсың, саргаерсың,
Читләргә китеп кара.

Другие названия этого текста
  • Лена Борханова - Кукмара (Татар халык җыры) (1)
  • Татар халык җыры - Кукмара (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-