Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ленар Сайфиев - Ник белмәдем | Текст песни

Кулымдагы чәчәк бәйләменең,
Кипкән икәнлеген күрмәдем.
Уен-үпкәләшү генә диеп,
Сине югалтуны белмәдем.

Кипкән алсу чәчәк таҗларында,
Чык тамчысы диеп уйладым.
Алар синең кайнар күз яшьләрең,
Булганлыгын нигә белмәдем.

Үкенечкә генә калсын диеп,
Очрашулар язгандыр язмыш.
Ник белмәдем, ник белмәдем икән?
Күңелемдә мәңгелек сагыш.

Көзге сары чирәмле сукмактан,
Бер ялгызым гына атладым.
Нигә икән бәхетле көннәрнең,
Кадерләрен саклый алмадым.

Ленар Сайфиев еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-