Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Лиана Идрисова - Хушлашырга кайткан (с.В.Фаттахов,к.З.Аюпова, а.BoooRePro) | Текст песни

ХУШЛАШЫРГА КАЙТКАН
Зарема Аюпова көе Венер Фаттахов сүзләре

Бер күбәләк кереп тәрәзәдән
Өй эчендә очты туйганчы.
Аннан кунып, озак карап торды
Безгә, күңелләре булганчы.

Җирдән китеп баргач кеше җаны
Очып йөри диләр тирәдә.
Хушлашырга әти кайткан ахры,
Истәлеге уйда тибрәлә.

Исән чакта сөйләшмәгән сүзләр
Күбәләккә карап чыгалар.
-Җан биргәндә янда булмадың, - дип
Күздән яшьләремне сыгалар.

Җирдән китеп баргач кеше җаны
Очып йөри диләр тирәдә.
Хушлашырга әти кайткан ахры,
Истәлеге уйда тибрәлә.

Бер сөйләшү үзе бер гомер бит,
Ярый әле кергән күбәләк.
Әткәйләрне сагынганда шулай
Торса иде ешрак кергәләп.

Җирдән китеп баргач кеше җаны
Очып йөри диләр тирәдә.
Хушлашырга әти кайткан ахры,
Истәлеге уйда тибрәлә.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-