Сине эзлимен
Хушлашкан чакта чәчәкләр бирдем
Бу минем сөю саг(ы)шым дидем,
Аңладың микән шул чак күңелемне
Күпме эзләгән табышым, дидем.
Киттең дә әллә оныттың мине
Хат-хәбәрләрең күптән юк инде.
Мин сине уйлап янам да янам
Йөрәккәемдә сүнмәс ут һаман.
Сине эзлимен, сагынып көтәм
Икәү йөрегән юллардан үтәм.
Безнең сукмаклар аймылышканмы
Гомер йомгагын сүтәм дә сүтәм.
Сине эзлимен (4тапкыр)
Лиана Фаттахова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2