Җырларыбыз
http://idelbue.narod.ru
*** КҮБƏЛƏГЕМ ***
Татар халык җыры
Күбəлəк гөллəргə кунса,
Гөллəр тибрəнə микəн ? 2р
Ул да мине сагынганда ,
Күбəлəгем , түгəрəгем,
Асыл кошым , сандугачым,
Җырлап җибəрə микəн ? 2р
Күбəлəккəй гөлгə кунган,
Гөлдə булгач оясы; 2р
Минем күңелем сиңа тарта,
Күбəлəгем, түгəрəгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Син бит күңелем кояшы. 2р
Тау астында ,тал астында
Салкын чишмə түгəрəк; 2р
Очып барып кайтыр идем,
Күбəлəгем ,түгəрəгем,
Асыл кошым , сандугачым ,
Əгəр булсам күбəлəк . 2р
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1