Тагын үпкәләп киттең яннарымнан,
Яшьләр тама,һәм йөрәк яна.
Сиңа бердәнбер сүзем-соңгысы:
Сагындырма инде сагындырма!
Кушымта:
Шул кадәр йөрәксез булмасаң,ни була?
Ярату яшәтә мине,сине.
Тик син атлы җилләр иссә җанымда,
Онытсын да йөрәк,сагындырма!
Тагын төннәрнең төше синең төсле,
Көннәр бара,тик эзе кала.
Әгәр мин булып төннәр чакырса,
Ялындырма кил син,ялындырма!
Тагын үпкәләп киттең яннарымнан,
Яшьләр тама,һәм йөрәк яна.
Сиңа бердәнбер сүзем-соңгысы:
Сагындырма кил син,сагындырма!
Лилиана Ирназарова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3